«Астра» үзәге карамагындагы балалар роботлар күргәзмәсендә булып кайттылар

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Киләчәк шәһәре» дигән интерактив-уен робот күргәзмәсендә булдылар.

Мәйданчыкта балалар техник модельләрнең төрлелеге белән очраштылар. Уен формасында алар роботлар белән аралашырга өйрәнделәр, яңа тәҗрибә, файдалы белемнәр һәм тәэсирләр алдылар. Экскурсоводлар һәр балага төрле роботлар белән идарә итү мөмкинлеге бирделәр. Күргәзмәдә биергә һәм спорт трюклары ясарга гына түгел, үз хисләрен белдерә белүче экспонатлар да тәкъдим ителгән.

Роботлар күргәзмәсе балаларда бик күп уңай эмоцияләр уятты, конструкторлаштыруга һәм физикага кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International