21 ноябрьдә «Ребенок в мире прав» – «Бала хокук даирәсендә» VIII Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурс Гран-приына Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Хыял иле» иҗади төркеме ия булды.
Яшь режиссерлар үз эшләрен билгесез дусларына, ягъни бу планетадагы һәр балага юнәлтелгән видеохат форматында башкардылар. Милләтенә, диненә, тән төсенә карамастан, һәр кеше хөрмәткә лаек, дип сөйләделәр алар. Видеороликта балалар бүлекчәдә уздырыла торган төркемле дәресләр, шулай ук ТР Халыклар дуслыгы йортында Дуслык һәм татулык дәресендә катнашу турында сөйләделәр.
Балаларга дипломны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец тапшырды.