24 ноябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инвалид балаларның ата-аналары белән түгәрәк өстәл уздырдылар. Очрашуның темасы – «Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрнең актуаль проблемалары».
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева рәислегендә үткәрелгән түгәрәк өстәл барышында шифаханә-курорт дәвалавына юлламалар белән тәэмин итү, пенсия белән тәэмин ителеш, медицина хезмәте күрсәтү, адаптив физик культура белән шөгыльләнүне, психолог, логопед һәм дефектолог белән шөгыльләнүне оештыру мәсьәләләре буенча актив фикер алыштылар.
Ахырда Наталья Николаева әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм ата-аналарны балалары белән бергә Инвалидлар декадасы чараларында актив катнашырга чакырды.