Спас интернат-йортында бәйрәм концерты булып узды

2022 елның 25 ноябре, җомга

Музыкаль программа Әниләр көненә багышланган иде. Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәт алучылары өчен концерт программасын «Башак» балалар бакчасында һәм район мәдәният йортының балалар вокаль студиясендә тәрбияләнүчеләр әзерләде.

Концерт программасында ана мәхәббәтенең бөек көче, бәхет һәм яхшы кәеф турында лирик популяр җырлар яңгырады. Балалар өлкәннәрне һәм учреждение хезмәткәрләрен сөендерделәр. Иң нәни артистлар Дарья Орлова, Вероника Кузнецова, Ксения Спирина әни турында җырлар җырладылар. Аларны мәктәп укучылары Александра Козина, Юлия Корнеева, Алена Алексеева, Милана Максимова, Дарья Маничева, Анна Кондратьева тулыландырды. Балалар чыгышына мәдәният йортының сәхнәләштерү бүлеге мөдире Ольга Соловьева һәм Алабуга мәдәният-агарту училищесы студенты Николай Сафонов та кушылды.

«Балаларның чыгышлары өлкән буын кешеләренә хөрмәт билгесе», – дип билгеләп үтә музыкаль җитәкче Татьяна Аристова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International