Татарстан Республикасында Циффрлаштыру елы кысаларында 24 ноябрьдә Яр Чаллыда урнашкан «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен видеороликлар ясау буенча чара уздырылды. Дәрес заманча технологияләрне куллану аша иҗади сәләтләрне ачуга юнәлтелгән иде.
Социаль хезмәт алучылар телефоннарына махсус программа урнаштырдылар. Комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч чарада катнашучыларга фотосурәтләр һәм музыка кулланып матур видеокотлау ясау тәртибен күрсәтте.
Чара социаль хезмәт алучыларда кызыксыну уятты, чөнки музыкаль фильмнар булдыру күп уңай эмоцияләр уята һәм цифрлы грамоталылыкны өйрәнүгә кызыксыну уята.
Дәрестә биш кеше катнашты.