Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдирләре һәм психологларының методик киңәшмәсе булып узды. Учреждение психоэмоциональ яктан җәрәхәтләнгән балаларга, шул исәптән сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайтучы балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектны гамәлгә ашыру кысаларында региональ ярдәм мәйданчыгы булып тора.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына проект кысаларында психологлар Психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге базасында һөнәри стажировка, Мәскәү шәһәренең Һөнәри инновацияләр ачык институтында квалификация күтәрү курсы уздылар, анда балаларга һәм яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча яңа белемнәр һәм практик күнекмәләр алдылар.
Киңәшмәдә катнашучылар проектны тормышка ашыруга арадаш нәтиҗәләр ясадылар, башка төбәкләрнең тәҗрибәсе нигезендә өйрәтү һәм стажировка узу барышында эшләнгән социаль хезмәт алгоритмы, психоэмоциональ яктан җәрәхәтләнгән балаларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре, социаль-психологик хезмәтләр күрсәтү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.