Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көне уңаеннан күңел ачу оештырылды. Чарада үзәктә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әниләре актив катнашты.
Балалар әни портретын ясадылар, әниләренең яраткан ризыгын искә төшерделәр, әниләренең һөнәрләре төшерелгән рәсемнәр сайладылар, бергә чәй табыны әзерләделәр. Һәрбер әни баласының кулы белән ясалган чәчәк бәйләме алды.
Педагоглар сүзләренчә, мондый чараларда гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре, балаларның тормышларында әниләрнең роле турында күзаллаулары формалаша, хатын-кызга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләнә, әнигә ярдәм итү теләге барлыкка килә. Болар барысы да гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр булдыруга, ата-аналар һәм үзәк хезмәткәрләре арасындагы элемтәне яхшыртуга ярдәм итә.