Ноябрь аенда «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» дигән конкурс узды. Анда Татарстан Республикасының 14 социаль приютыннан 15 педагог катнашты.
Конкурс балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлары тәрбиячесе һөнәренең әһәмиятен һәм абруен күтәрү, белгечләрнең һөнәри осталыгын арттыру, иң яхшы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату максатыннан үткәрелә.
Быел конкурс дистанцион режимда узды. Конкурста катнашучыларның барысына да махсус эшләнгән критерийлар буенча бәя бирделәр. Конкурс тәҗрибәле һәм яшь педагогларны – үз эшләрен яратучы көчле һәм талантлы катнашучыларны берләштерде.
Бәйгедә Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Лидия Ефимова абсолют җиңүче булды.
Икенче урында Алексеевск муниципаль районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Виктор Лифанов.
Өченче урынны Түбән Кама муниципаль районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Гөлназ Курмакаева алды.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар алачак.
Конкурсның өченче этабында катнашучы номинантлар шулай ук сертификатлар белән билгеләп үтеләчәк: Дилә Волкова (Питрәч муниципаль районындагы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты) һәм Анна Емельянова (Чүпрәле муниципаль районындагы «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты).
Бүген тәрбиячегә даими үсәргә, психология, мәгариф, фән, мәдәният, педагогик технологияләр, укыту методикасы өлкәсендә белемле кеше булырга кирәк. Педагогик хезмәткәрләр арасында «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» бәйгесе бу үсешкә этәргеч бирә.