Алабуга интернат-йортында нейробика буенча дәресләр дәвам итә

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Старость в радость» хәйрия фонды волонтеры Елена Кузнецова белән бергә нейробика буенча онлайн-дәресләрдә хәтер, танып белү күнекмәләрен яхшырталар.

Чираттагы дәрестә координация күнегүләре ясалды, төрле ысуллар кулланып, сүзләр, саннар ятладылар, Шульте таблицалары белән эшләделәр. Башта берничә нейропсихологик күнегүләр ясадылар, алар баш миен эш хәленә китерергә булышты, аннары гади мисаллар чиштеләр. Болар барысы да олы яшьтә активлык, интеллектуаль һәм танып белү сәләтен сакларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International