22 ноябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин 1 нче Балык Бистәсе гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Цифр дәресе үткәрде. Дәреснең темасы – «ITда ничек эшкуар булырга».
Беренче карашка, Интернетта үз эшеңне башлау җиңел кебек тоелырга мөмкин, ләкин монда да нечкәлекләр бар. Дәрестә укучылар белән бергә уңышка нинди адымнар китерә алуын ачыкладылар. Шулай ук укучыларның стартаплар турында булган белемнәре системалаштырылды, IT өлкәсендә бизнес алып бару турындагы күзаллаулар киңәйтелде. Гимназистлар белән уңышлы стартаперлар тәҗрибәсен карадылар.
«Цифр дәресе» – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия мәгариф проекты.