Лаеш балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара рәссам көне танып белү дәресләре сериясе белән билгеләп үтелде.
Балалар танылган рус рәссамнарының картиналары репродукцияләре күргәзмәсендә булдылар. Картиналарга карап, алар үз карашларын, хисләрен һәм уйларын белдерделәр. Аннары «Ябалак» уен үзәгенең укыту программасында укыту элементлары булган интерактив киңлек оештырылды. Җиһаз «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» федераль ярдәмче программасы кысаларында алынган. Балалар сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен системалаштыра алдылар.
Чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде.