«Чәчәк бакчасы» арт-терапия программасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә чәчәк композицияләре ясау буенча чара уздырылды. Дәресне флористик студия җитәкчесе Ләйсән Мозаффарова үткәрде.
Дәреснең беренче өлешендә оста балаларга чәчәк бәйләме әзерләргә тәкъдим итте, чәчәк бәйләме төзү этапларын күрсәтте һәм флорист эшенең нечкәлекләре турында сөйләде. Чараның практик өлешендә балалар мөстәкыйль рәвештә чәчәк композицияләре төзеделәр. Әниләр материал сайлауда булыштылар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда фантазия, иҗади күнекмәләр үстерә, һөнәри күнекмәләр формалаштыруга ярдәм итә. Бәлки, киләчәктә кемдер флорист һөнәрен сайлар.