Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Аулак өй» фольклор бәйрәме уздырдылар. Чара «Ак калфак» Татар хатын-кызларының төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды.
Чарада «Исток-Башлангыч» үзәге һәм «Долголетие» социаль ярдәм үзәге социаль хезмәт алучылары катнашты.
Оештыручылар татар җыелышларының килеп чыгышы турында сөйләделәр, халык уеннары оештырдылар. Татар гореф-гадәтләренең атмосферасына чумып, чарада катнашучылар уңай эмоцияләр алдылар.