Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Мин – кеше» социаль навигаторын кертәләр

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

«2014–2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының «2019–2025 елларга Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау» ярдәмче программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева “Мин – кеше» социаль навигаторы – өстәл уенын сынап карый һәм гамәлгә кертә.

12 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаганнар белән уеннар атна саен үткәрелә. Чаралар хокук бозуларны профилактикалауга, яшүсмерләрдә девиант тәртипне булдырмауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән.

Дәрес катнашучылар белән танышудан һәм уен кагыйдәләре турында фикер алышудан башлана. Балаларга туганнан алып җитлеккәнлеккә кадәр тормыш сценариен үтәргә тәкъдим ителә. Һәр уенчы анкета тутыра, кирәкле ресурсларны фишкалар рәвешендә ала, үзенә иярченнәрне сайлый һәм тормыш юлы этапларын уза. Уен мәйданын узып, катнашучылар ресурсларны сарыф итәләр яки алалар. Сорауларга җавап биреп, алар мәктәп конфликтларын дөрес чишәргә, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнәләр, сайлау ситуацияләрен эшкәртәләр, юридик законнар турында белем алалар.

Уен яшүсмерләрдә дөньяга дөрес караш формалаштырырга мөмкинлек бирә, аларга законның һәм әхлак нормаларының нәрсә икәнлеген күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International