Әниләр көне алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Әнием барысыннан да яхшырак» дигән чара уздырдылар. Анда социаль хезмәт алучы гаиләләр катнашты.
Балалар һәм аларның әниләре мастер-класста, кызыклы уеннарда һәм викториналарда актив катнаштылар. Балалар төсле кәгазь, җепләр һәм башка материаллар кулланып яраткан әниләренең портретын ясадылар. Алар үз эшләрен әниләренә бүләк иттеләр.
Барлык катнашучылар да, ә бу мөмкинлекләре чикле 16 балигъ булмаган бала һәм аларның әниләре, күтәренке кәеф алды.