«Веста» социаль ярдәм үзәгендә яшүсмерләр өчен уен уздырдылар

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова балигъ булмаганнар арасында «Минем хокукым» дигән уен уздырды.

Чара Балаларга хокукый ярдәм көне турындагы мәгълүматтан башланды. Аннары катнашучылар командаларга бүленеп, жюри сайладылар. Һәр команда үзенә исем уйлап тапты, капитанны сайлады, уен кагыйдәләрен тыңлады.

Беренче раундта катнашучылар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Икенче раунд әкияти булды: балаларга нинди әкияттә геройларның хокуклары бозылганын искә төшерергә кирәк иде.

Чара 1 нче социаль участокта узды. Анда 13 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International