«Өмет чатксысы» тернәкләндерү үзәгендә кондитер мастер-классы узды

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Арчаның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чатксысы» тернәкләндерү үзәгендә кондитер Рәзинә Гарифуллина касәләрдә десертлар әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.

Башта оста балаларга мондый десерт тарихын сөйләде, трайфл өчен базаны ничек ясарга икәнен күрсәтте. Аннары балалар эшкә керештеләр һәм үз куллары белән десерт әзерләделәр. Десертлар бик матур һәм тәмле булып чыкты.

Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова сүзләренә караганда, мондый мастер-класслар укучыларны һөнәр үзенчәлекләре белән таныштыра, киләчәк эшчәнлек өлкәсен сайлауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International