Яр Чаллыда Тәрбия мәктәбендә укытуны дәвам итәләр

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе эшен дәвам итә. Мондый мәктәпләр өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау чаралары кысаларында эшли. Чаралар «Демография» илкүләм проекты һәм аның «Өлкән буын» региональ проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан кешеләргә аеруча игътибар һәм кайгырту кирәк. Аларга туганнары, социаль хезмәткәрләр генә түгел, караучылар да ярдәм итә ала.

«Содействие» автоном коммерциячел булмаган оешма хезмәткәрләре өчен чираттагы дәресне Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе укытучысы Габдрахманова Р.С. үткәрде.

Дәрес функциональ карават, күчереп утыртырга ярдәм итүче җайланмалар – такта һәм махсус каеш – белән җиһазландырылган кабинетта узды. Караучылар коену чараларыннан, санитар урындыктан, өзлегүләрне профилактикалау һәм эшкәртү өчен ярдәмче чаралардан файдаланырга өйрәнде.

Озак вакыт урын өстендә булган кешеләрнең өзлегүләр һәм пневмония барлыкка килү куркынычы арта. Шуңа күрә Тәрбия мәктәбе белгече мобиль булмаган гражданнарны карават чикләрендә күчерүгә аерым игътибар бирде.

Тыңлаучылар уку вакытында алган күнекмәләр аларга урын өстендә торучы авырулар белән манипуляцияләрне башкаруда ярдәм итә дип билгеләделәр.

Билгеләп үтик, «Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе» – озак вакытлы карау системасының стационар алмаштыру технологияләренең берсе. 2021 елдан озак вакытлы карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International