Татарстанда гаиләләр беренче балалары өчен айлык түләүләр ала

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә беренче баласы туган гаиләләр дәүләттән ай саен 11 476 сум күләмендә ярдәм алалар. Мондый мөмкинлек яшь ата-аналарга «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында бирелә.

Түләү алу өчен гариза язарга кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре порталында, республика матди ярдәм үзәге филиалларында яки КФҮләрдә эшләргә була. Пособие балага өч яшькә кадәр түләнә.

Алексеевск районыннан Степановлар гаиләсе әлеге финанс ярдәме белән файдаланды. Адилә Степанова – бухгалтер, ә аның ире Александр суд приставы булып эшли. 2020 елда аларның гаиләсендә Николай туды, шул чакта яшь пар дәүләт ярдәменә мөрәҗәгать итәргә була.

«Хәзер улыбызга ике яшь. Без Николай өчен айлык түләү алабыз. Пособие безгә бала өчен ризык, кием һәм башка әйберләр чыгымнарын капларга булыша. Ярдәм өчен рәхмәт белдерәсебез килә», – диде Адилә.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда бу түләүне 32 меңнән артык бала ала. Бу ихтыяҗларга республика бюджетыннан 1,4 млрд сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International