Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады

2022 елның 11 ноябре, җомга

Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 9 ноябрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә нәтиҗә ясаганнар.

Ярминкә эшендә 9 предприятие вәкилләре катнашты.

Эш бирүчеләр түбәндәге вакансияләр тәкъдим иттеләр: инженер-технолог, инженер-конструктор, сыйфат буенча инженер, планлаштыру буенча икътисадчы, слесарь-ремонтчы, электрон-исәпләү һәм исәпләү машиналары операторы, пресс операторы, машина йөртүче-экспедитор, эшче, автомобиль юучы, кул эшчеләре һ.б.

Моннан тыш, килүчеләр игътибарына Яр Чаллы шәһәре эш белән тәэмин итү хезмәтенең вакансияләр банкы да тәкъдим ителгән иде, анда 6200дән артык эш урыны исәпләнә.

Эш бирүчеләргә хезмәт базарында теркәлү һәм Яр Чаллы шәһәренең мәшгульлек үзәге тарафыннан тормышка ашырыла торган программалар исемлеге турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International