«Веста» социаль ярдәм үзәге гаиләләрдә микроклиматны яхшыртырга тырыша

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 9 ноябрьдә балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында психолог Наталья Емельянова «Туган кешеләр» клубының чираттагы утырышын уздырды. Чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр катнашты. Очрашуның максаты – гаиләләрдә микроклиматны яхшырту.

Дәрес башында катнашучылар белән «Ташландык йорт» ассоциатив тесты ярдәмендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә диагностика үткәрелде. Балалар белән деструктив аралашу формаларын профилактикалау максатыннан психолог күнегүләр күрсәтте.

Ахырда психолог һәркемгә «Балалар тәрбияләү» дигән белешмәлек бирде. Бу катнашучыларга «җәза» һәм «көч куллану» төшенчәләрен аерырга һәм беркайчан да чиктән узмаска ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International