Яр Чаллыда социаль хезмәт алучылар саф һавада гимнастика ясыйлар

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Актив озын гомерлелек мәктәбе эшләвен дәвам итә. Мәктәптә катнашучылар өчен чираттагы дәрес 8 ноябрьдә үткәрелде. Социаль эш буенча белгеч белән берлектә хезмәт алучылар шәһәр паркында саф һавада иртәнге зарядка ясадылар.

Иртәнге зарядка матдәләр алмашын яхшырта, энергия бирә. Тән уртача физик күнегүләргә күнегә һәм кеше көне буена уяу һәм актив булып кала. Шулай ук гимнастика ярдәмендә йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеге яхшыра, нерв һәм сулыш системалары нормальләшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International