«Умырзая» үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Интернеттан файдалану кагыйдәләренә өйрәтәләр

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган чаралар кысаларында Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Wi-Fiсыз көн» дигән мәгълүмать сәгать уздырылды.

Социаль педагог Илсинә Нуриева балаларга Интернет турында нәрсә белүләре турында сөйләргә тәкъдим итте. Аннары, балаларның сүзләрен гомумиләштереп, белгеч яңа фактлар хәбәр итте. Яшь социаль хезмәт алучылар презентация карадылар, чыбыксыз кушылманың кеше организмына тискәре йогынты ясавын белделәр.

Дәрес ахырында балалар белешмәләр алдылар, шулай ук тернәкләндерү үзәге һәм «Юбилейный» бассейны хезмәткәрләре белән файдалы мәгълүмат белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International