«Астра» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәмгә әзерләнәләр

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Әниләр көненә алдан ук әзерләнә башлады. 8 ноябрьдә тәрбияләнүчеләрнең әниләре өчен чәчәк мастер-классы оештырылды. Аны хәйрия нигезендә флористик салон җитәкчесе Юлия Щербакова үткәрде.

Белгеч катнашучыларны композицияләр төзүнең нигезләре, кагыйдәләре, төп принциплары белән таныштырды, тере чәчәкләрдән чәчәк бәйләмнәре җыю серләре белән уртаклашты.

Әниләр үз эшләнмәләре өчен кирәкле төсләрне җентекләп сайлап, эшне бик теләп һәм рәхәтләнеп башкардылар. Бердәм һәм тату уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә матур композицияләр барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International