Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен тикшерү проектында катнаша.
Исегезгә төшерәбез, 21 октябрьдә Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында экспертлар тарафыннан 2023 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырылды.
Тәкъдим ителгән 15 максат – халыкны эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру, аеруча мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү, өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын үстерү, инвалидларны реабилитацияләү һәм башка өстенлекле мәсьәләләр ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылды. Халык арасында сораштыру 2022 елның 7 ноябреннән 6 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Сайлау өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык арасында сораштыру» сервисына күчү һәм тавыш бирү җитә (https://open.tatarstan.ru/polls/). Татарстанлылар министрлык экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә алалар. Күпчелек тавыш җыйган максатлар Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышына чыгарылачак, ул 2023 елга 5-7 эш өстенлекле бурыч раслаячак.