Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.Ә. Зарипова республиканың кайбер муниципаль районнарында булып, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә сәфәр кылды.
Нурлат районына эш визиты өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка барудан башланды. Эльмира Әмир кызы өлкәннәрнең яшәү шартлары белән танышты, социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләде.
Ведомствоара киңәшмә барышында министр социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
«Демография» илкүләм милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларына аерым игътибар бирелде. «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Р.Г. Хисаметдинова министрга өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасының «Тәрбия мәктәбе» стационар алыштыру технологиясен гамәлгә ашыруның уңышлары турында сөйләде.
Яңа Чишмә һәм Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында Эльмира Зарипова яшәү шартлары, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча бүлмәләрне карады. Министр социаль хезмәт алучылар белән аралашты, шулай ук тернәкләндерү һәм социаль-мәдәни чараларда катнашты.
Эльмира Зарипова Татарстанның башка муниципаль районнарында да булырга планлаштыра. Бу юнәлештә эш даими рәвештә алып барыла.