DeafSkills – 2022: Татарстаннан 9 җиңүче һәм призер

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

20 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр Уфада 35 яшькә кадәр ишетү сәләте бозылган яшьләр өчен DeafSkills һөнәри осталык буенча II илкүләм чемпионат узды. Ярышлар шәһәрнең 9 мәйданчыгында узды. Deafskills Россиянең 45 төбәгеннән 350 катнашучыларны берләштерде. Шулай ук чемпионатта Үзбәкстан һәм Казахстан вәкилләре катнашты.

DeafSkills чемпионатының максаты – ишетү сәләте бозылган яшьләрнең һөнәри осталыкларын үстерү һәм күрсәтү, ишетмәүче профессионалларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү, саңгырау һәм ишетү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Президент грантлары фонды һәм Башкортостан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте тарафыннан оештырылган DeafSkills – 2022 ябылу тантанасында 34 компетенция буенча җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Алар арасында Татарстаннан 9 катнашучы бар.

Шулай итеп, мактаулы беренче урынны түбәндәгеләр алды:

1.      Сафин Илмир Дамир улы («Кирпеч салу» компетенциясе);

2.      Марков Виктор Андреевич («Плитка белән тышлау» компетенциясе);

3.      Бихузин Ранис Фәнис улы («Агач остасы» компетенциясе);

4.      Шаһидуллин Адель Искәндәр улы («Теш технигы» компетенциясе).

Икенче урынны түбәндәгеләр алдылар:

1. Шәрипов Роман Леонидович («Слесарь эше» компетенциясе);

2. Әскәрова Лилия Рәфыйк кызы («Чәчтараш» компетенциясе);

З. Шишкин Иван Николаевич («Сатучы» компетенциясе);

4. Устинова Алинә Фәнис кызы («Визаж һәм стилистика» компетенциясе).

Өченче урынга Иевлев Владимир Владимирович («Ландшафт дизайны» компетенциясе) лаек булды.

Ябылу тантанасының видеотрансляциясен сылтама буенча карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International