Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарга түләүләрне исәпләгәндә билгеләнгән тарифларның үтәлешен контрольдә тоту мәсьәләләре буенча, шулай ук транспорт хезмәтләре һәм тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратлары өлкәсендә тарифларны, бәяләрне, өстәмә түләүләрне дәүләти җайга салу мәсьәләләре буенча «Гражданнар мөрәҗәгате өчен линия» ачылды (843) 236-36-36 тел. (https://kt.tatarstan.ru/otkrita-goryachaya-liniya-po-voprosam-perehoda-na.htm).
«Гражданнар мөрәҗәгате өчен линия»нең эш режимы: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00дән 17.00гә кадәр, җомга көнне 8.00дән 15.45кә кадәр (төшке аш 12.00дән 12.45кә кадәр).
Эштән тыш вакытта телефон линиясенә мөрәҗәгатьләр кабул ителә һәм «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләре тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә эшкә кабул ителә.