Бүген, 3 ноябрьдә, «Ак Барс Арена» стадионындагы «Союзмультпарк» мультимедиа үзәгендә «Россиянең киләчәге безнең кулларда» социаль приютларында тәрбияләнүчеләр өчен видеороликлар конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны оештыручылар – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге.
Татарстанның төрле районнарыннан килгән балалар төрле һөнәрләр турында 17 видеоролик төшерделәр, һөнәрләрнең барлыкка килү тарихы, профессиональ серләре турында сөйләделәр, бер көн сайланган белгечлек вәкиле булып эшләргә тырыштылар.
Жюри составына быел Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, медиа-сәнгать өлкәсендәге профессионаллар: «ТатарКино» ГБУК кино төшерү һәм фильмнарны таныту бүлеге хезмәткәре Александра Латышева, «ТАТМЕДИА» АҖ медиамәктәбе директоры Александр Третьяков һ.б. кергән иде.
Учреждениеләрнең активлык дәрәҗәсен билгеләп үтәргә кирәк. Мамадыш районы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты икенче ел рәттән конкурска 3 видеоролик тәкъдим итә, ә «Балкыш» һәм «Кайгырту» приютларында 7 һәм 6 кешедән торган төркемнәр төшерелгән.
Бүләкләү тантанасында балалар әкияти һәм мультгеройлар белән очраштылар, балалар мастер-класста катнашып анимация һәм заманча технологияләр дөньясына чумдылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:
1 урын – Саба муниципаль районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
2 урын – Әгерҗе муниципаль районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
3 урын – Чүпрәле муниципаль районындагы «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.
1 000 сумлык кызыксындыру призлары һәм катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр:
- Яр Чаллы шәһәрендәге «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
- Питрәч муниципаль районындагы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
- Баулы муниципаль районындагы «СемьЯ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
- Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
- Мамадыш муниципаль районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.