Эльмира Зарипова эш визиты белән Татарстан районнарында булды

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанның Балтач, Арча, Кукмара, Питрәч һәм Теләче муниципаль районнарында эш визиты белән булды.

ТР Балтач районында Эльмира Әмир кызы район башкарма комитеты, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге, баш табиб Г.Д. Дәүлиев һәм социаль яклау бүлеге башлыгы А.Ф. Гатиятуллина катнашында киңәшмә үткәрде. Көн тәртибенә өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсе кертелгән иде. Моннан тыш, Э.А. Зарипова өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча сынау проекты кысаларында үткәрелгән чаралар белән танышты.

Киңәшмә тәмамланганнан соң министр «Ватан сугышчыларына» паркында һәлак булганнарга мемориаль такталар алдында чәчәкләр салды.

Арча районында ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булып, гражданнарның яшәү шартлары һәм учреждениедә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү сыйфаты белән танышты. Янгын куркынычсызлыгын һәм террорчылыкка каршы торуны тикшерүгә аерым игътибар бирелде.

ТР Кукмара районында Э.А. Зарипова «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды. Ведомство башлыгы дәресләргә кереп чыкты, балалар һәм үзәк коллективы белән аралашты, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләде.

Шулай ук Эльмира Әмир кызы профильле ведомстволар вәкилләре белән «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеге, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне озата бару һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрде.

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында министр иҗади һәм һөнәри юнәлеш бирү дәресләрендә булды. Эльмира Әмир кызы балалар шөгыльләнә торган биналарның уңайлылыгын бәяләде, шулай ук приютта тәрбияләнүчеләрне тукландыру мәсьәләләренә игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International