18 елдан артык Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен оештырылган «Ярдәм» клубы эшли. 60тан артык саңгырау һәм ишетү сәләте бозылган затны берләштергән алыштыргысыз җитәкче – Римма Әхмәтшина. Клубка нигез салучы – аның әнисе Татьяна Биканова, ул үзе кызын балачактан ук ишарәләр теленә өйрәтә.
Төрле яшьтәге кешеләр шатланып клуб очрашуларын көтә. Аларның күбесен, яшь аермасына карамастан, уртак мәнфәгатьләр, карашлар, мавыгулар берләштерә. Төрле чаралар аларның тормышын тулырак итә. Әлеге категория затларның күп кенә проблемалары бар, аларны клуб ярдәме белән хәл итеп була.
Клубка килү өчен төп стимул – сәләтләрне үстерү, шәхси үсеш өчен мөмкинлек. Биредә бәйрәм чаралары, экскурсияләр, танып-белү һәм профилактик әңгәмәләр, төркемле дәресләр, юрист белән очрашулар, үз куллары белән ясалган эшләнмәләр күргәзмәләре, шахмат буенча турнирлар оештырыла. «Ярдәм» клубының күп әгъзалары җиңел атлетика, өстәл теннисы, кул көрәше, туризм буенча республика чемпионатларында катнашучылар һәм призерлар булдылар.
Клуб эшендә гаилә кыйммәтләрен, буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга басым ясала. Аралашу теле ишарә теле булган бу гаиләләрдә проблемаларны кисәтү бик мөһим.
Моннан тыш, клуб әгъзалары социаль ярдәмгә һәм үзәктән читтә озатуга мохтаҗ. Шушы еллар эчендә Римма Анатольевна барысына да тугры ярдәмче һәм дус булды, ә «Ярдәм» клубы – бер зур тату гаилә.
Ел саен 31 октябрьдә Россиядә сурдо тәрҗемәче көне билгеләп үтелә. Бу көнне «Шатлык» комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Ярдәм» клубы җитәкчесен һөнәри бәйрәме белән котладылар.