«Кайгырту» социаль приютында күңел ачу чарасы

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Балаларның рус халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм көнкүреше турындагы белемнәрен киңәйтү, гаилә традицияләрен саклау һәм ныгыту, халык осталары әсәрләрен эстетик кабул итүне үстерү максатыннан Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Самавырда кунакта» дигән күңел ачу чарасы уздырылды.

Балалар рус самавырының килеп чыгышы, аның әһәмияте турында белделәр. Алар шулай ук Тула самоварлар музеена виртуаль экскурсия ясадылар, анда бу әйберләрнең төрләре һәм төзелеше белән таныштылар. Балалар өчен элек самавырлардагы суны күмер ярдәмендә кайнатулары турында мәгълүмат яңалык булды.

«Самавыр» җырын тыңлап, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә алып, шигырьләр укып, «Иван Иванович Самоваров» мультфильмын карап, самавыр темасы халык иҗатында да, хәзерге әдәбиятта да аерым урын алып тора дигән нәтиҗәгә килделәр.

Чара чәй табыны белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International