Тармак белгечләре гаиләдә балаларга карата көч куллануны профилактикалау буенча эш алып баралар

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова өлкәннәр белән бергә «Гаиләдәге көч куллануның баланың үсешенә йогынтысы» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Чараның максаты – ата-аналарда гаиләләрдә мәрхәмәтсезлек һәм көч куллану проблемасын тиешенчә аңлауны формалаштыру.

Тема буенча фикер алышу барышында социаль педагог ата-аналар үз балаларына эчкерсез мәхәббәт һәм ярату кичергән имин гаиләләрдә дә тәрбия процессында балага карата җәза, куркыту, баланы аралашудан мәхрүм итү кебек йогынты формалары кулланылырга мөмкин, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул тәрбиянең мондый тактикасы – балалар хокукларын бозу, шулай ук баланың психик һәм физик үсешендә тайпылышларның сәбәбе, дип ассызыклады.

Ахырда катнашучылар балаларны тәрбияләү, сәламәтлек һәм иминлек турында кайгырту – ата-аналардан күп көч һәм түземлек таләп итә торган процесс дигән нәтиҗәгә килделәр. Катнашучыларның барысы да чара темасы буенча белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International