«Әни+сабый» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова һәм Баланы үстерү клубы хезмәткәрләре 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен төркемле чара уздырдылар. Чара балаларда кулларның вак моторикасын, хәтерне, игътибарны һәм ишетү сәләтен, төс һәм форма тойгыларын үстерү, ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелде.
Клуб хезмәткәре кабинетлар буенча таныштыру экскурсиясе уздырды, төрле материаллар һәм җиһазлар белән уен һәм сенсор бүлмәләрен күрсәтте. Пластик конструкторлар, китаплар, кызыклы уенчыклар, интерактив сенсор өстәл, тактиль панельләр – болар барысы да психик үсешкә һәм кулларның моторикасын үстерүгә ярдәм итә.
Балалар бик теләп мавыктыргыч уеннарда катнаштылар, сөйләм, игътибар, кызыксынучанлык, җитезлек һәм хәрәкәтләрне координацияләүгә юнәлтелгән биремнәрне үтәделәр. Шулай ук иҗат материаллары белән эшләделәр, «Көз бүләкләре» аппликациясе ясадылар, уен бүлмәләрендә күңелле һәм дусларча шөгыльләнделәр. Әниләр баланы тәрбияләү, укыту һәм үстерү буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Соңыннан барлык катнашучылар да чәй табынына чакырылды.