26 нчы октябрь көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата- аналар җыелышында актив катнаштылар.
Чара ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында оештырылды. Анда караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системалары вәкилләре катнашты: мәгариф идарәсе органнары, социаль яклау органнары, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция, юл хәрәкәте иминлеге фонды һ. б.
Очрашу барышында ата-аналар җинаять һәм административ кодексларның маддәләре һәм җинаять һәм хокук бозуларга бәйле җаваплылык белән таныштылар. Инспекция башлыгы тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр эчү һәм наркотик куллануның зыяны темасына тукталды.
«Шатлык» үзәге педагогы һәм психологы гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу, гаилә конфликтларын җиңеп чыгу, балигъ булмаган балаларның ялын оештыру мәсьәләләре буенча консультация үткәрделәр. Ата-аналарга республикада социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат бирелде.
Ата-аналар белән мондый очрашулар үткәрү гаиләнең әһәмиятен ассызыклау, җаваплы ата-аналыкны пропагандалау мөмкинлеге бирә.