Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, профилактик тикшерүләр үткәрү өчен үзәк район хастаханәсенә илтүне дәвам итә.
Көндезге тору төркеменең социаль хезмәт алучыларын да игътибарсыз калдырмыйлар – аларны «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә китерү оештырылган. Төркемдә катнашучылар үзләрен күрсәтергә, мөмкинлекләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итүче белгечләр янына бик теләп киләләр, үзара аралашырга өйрәнәләр. Биредә алар өчен психологик дәресләр, тренинглар, мастер-класслар һәм бәйрәмнәр үткәрелә.
Ел башыннан Буа районының авыл җирлекләреннән медицина учреждениеләренә 1 670 кеше китерелгән. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм менталь тайпылышлары булган социаль хезмәт алучылар күрсәтелгән кайгыртучанлык һәм игътибар өчен оештыручыларга һәр тапкыр рәхмәтләрен белдерәләр.