Лениногорск районы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мәгълүмати сәгать оештырылды

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лилия Токтарова «балалар белән аралашуда гармония» дигән темага мәгълүмати сәгать уздырды. Чарада 6 нчы патронат участогында яшәүче социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Чараның максаты – балигъ булмаган балалар белән конфликтлы ситуацияләрне хәл итүдә кыенлыкларны җиңеп чыгу. Бу сәгать эчендә катнашучылар үз тормышларының төрле хәлләре турында фикер алыштылар. Сөйләшү аларга балалары белән аралашу һәм конфликтлы ситуацияләрне булдырмау кагыйдәләрен өйрәнергә булышты.

Ахырда белгеч «Бала белән ничек дөрес аралашырга?» дигән буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International