«Астра»да тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре өчен практик дәрес үткәрделәр

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында ата-аналар белән «Бала үсеше өчен файдалы уеннар» дигән темага практик дәрес узды. Чараны психолог Ирина Матвеева һәм укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова үткәрделәр.

Белгечләр уен эшчәнлегенең төрлелеге һәм мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Катнашучылар баланың яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, өйдә уйный торган төрле уеннар белән таныштылар. Ата-аналар мастер-классларда актив катнаштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, педагогларның киңәшләрен дә кызыксынып кабул иттеләр.

Барлык катнашучылар да өй шартларында уйнап булат орган кызыклы уеннар турында файдалы мәгълүмат белән буклетлар һәм белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International