9 нчы июльдән 16 нчы июльгә кадәр булган хисап атнасында республикадагы эшсезлек элеккечә бик түбән дәрәҗәдә – 1,0% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә.
Бүгенге көнгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 20510 эшсез граждан теркәлгән. Бу узган атна белән чагыштырганда 40 кешегә күбрәк. Хисап вакыты буенча гомумән алганда исә Татарстанда 933 кеше эшсез дип танылган. Шуларның 660ы эштән азат ителгән. Азат ителгәннәр арасыннан 320 кеше эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткәннәр.