19 октябрьдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина «Мин – Кеше» социаль уенын сынап карый башлады. Уен яшүсмерләр арасында хокук бозуларны иртә кисәтүгә, аларның хокукый грамоталылыгын һәм гражданлык җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Уен барышында катнашучылар ситуатив бурычларны хәл иттеләр, сорауларга җавап бирделәр, фикер алыштылар. Балалар уен формасында хокук өлкәсендә белем алдылар, бу аларга тормышта дөрес эш итәргә булышачак.