Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан даими рәвештә чаралар үткәрелә.
Шушы көннәрдә учреждениедә «Ислам мәдәнияте традицияләре» дигән әдәби-музыкаль сәгать узды. А.С. Пушкин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга Идел буе Болгар дәүләте тарихының төп моментларының берсе – ислам кабул итү турында сөйләделәр, тематик видеоролик күрсәттеләр.
Катнашучылар игътибарына тематик китаплар экспозициясе тәкъдим ителде. Чараны алып баручы бөек татар мөселман дин белгече, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗаниның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара ахырында социаль хезмәтләр алучылар аның турында документаль фильм карадылар.
«Бию калейдоскобы» музыкаль программасы да бик күңелле узды. Анда «Ритм-блюз» бию төркеме, шулай ук Римма Сафиуллина һәм Людмила Абрамова катнаштылар. Өлкәннәр бик теләп бию номерларын карадылар, артистлар белән бергә таныш һәм яраткан җырларын җырладылар. Шуннан соң кунаклар аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен сюрприз ясарга булдылар һәм аларның бүлмәләрендә берничә җыр башкардылар.