Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 4 ноябрьХалыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала. РФ Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше нигезендә 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законы нигезендә 6 ноябрьТатарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала. 2022 елда 6 ноябрь ял көненә – якшәмбегә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми (Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы законының 1 статьясының 5 өлеше).

Шулай итеп, 2022 елда 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак. 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International