«Веста» үзәге белгече балалар өчен кызыклы экскурсия оештырды

2022 елның 21 октябре, җомга

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Людмила Касаткина Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеена экскурсия оештырды.

Чара барышында музей хезмәткәре балаларга Татарстан Республикасының географик урнашуының уникальлеге турында сөйләде, аның бай фаунасы һәм флорасы белән таныштырды. Музей заллары буйлап мавыктыргыч сәяхәт вакытында катнашучылар республика халыкларының бердәмлеген һәм дуслыгын ачып бирә торган экспонатлар белән таныштылар. Балалар экскурсоводка кызыклы һәм танып-белү очрашуы өчен рәхмәт белдерделәр.

Шәһәр музеена бару балигъ булмаганнарның игътибарын кече ватаннарының мәдәни, тарихи һәм табигый мирасына җәлеп итү максатыннан оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International