«Россия эше» кадрлар үзәгенең үсеш векторы клиентларга игътибарлылыкта

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белгечләре кызыклы чара оештырган. Оешма турында беренче тәэсир бик мөһим. Гражданнарның мәшгульлек хезмәте белән хезмәттәшлеге ресепшеннан башлана. Бүген кадрлар үзәге директоры Татьяна Александровна Быданова учреждениенең «йөзе» булды. Ул администратор ролен сынап карады.

Мәшгульлек үзәге директорын администратор ролендә күрү килүчеләрне гаҗәпләде. Барлык теләүчеләр дә үзәк җитәкчесе белән аралашырга һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлек алдылар.

«Мондый чаралар гражданнардан кире элемтә алырга, клиентларның һәм белгечләрнең ихтыяҗларын яхшырак аңларга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Татьяна Александровна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International