18 октябрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасында эшләү буенча чираттагы семинар-практикум оештырылган иде.
Семинарда катнашучылар – мәгълүмат системасына кертелә торган мәгълүматлар өчен җаваплы профилактика системасы субъектлары, учреждение һәм ведомство белгечләре, Муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы әгъзалары.
Социаль-тернәкләндерү консилиумы сәркатибе чираттагы мәртәбә семинарда катнашучыларга социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм балалар белән эшләүнең төп норматив-хокукый нигезләре, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектлары эшчәнлеге алгоритмнары, ведомствоара хезмәттәшлек регламенты турында искә төшерде. Катнашучыларның игътибары ведомствоара учетта торучы балаларның караучысыз булуында төп факторларга басым ясалды.
Очрашу барышында системада профилактика субъектлары вәкилләре эшендә типик җитешсезлекләр һәм кимчелекләр турында сөйләштеләр, аларны бетерү буенча киңәшләр бирелде. Семинарда катнашучыларны гаиләләрне ачыклау һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне тернәкләндерү буенча шәхси программаларның 100 % үтәлеше буенча эшне активлаштырырга чакырдылар.