«Веста» яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш алып бара

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

«Хокукый белемнәр нигезләре» курсы кысаларында 17 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова шәһәр паркында «Төркемле хокук бозулар өчен җаваплылык» дигән төркемле профилактик чара үткәрде.

Чара башында белгеч балаларга төрле хокук бозулар өчен юридик җаваплылык, җәза төрләре турында сөйләде. Яшүсмерләр тарафыннан башкарыла торган төркемле хокук бозулар турындагы мәсьәләгә аерым игътибар бирелде. Катнашучылар актив рәвештә тема буенча фикер алыштылар һәм сорауларга җавап бирделәр, аннары күнегүләр башкардылар.

Дәрес ахырында барлык катнашучыларга «Без законны үтибез» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.

Чарада 10 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International