«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләләр белән планлы эш алып бара

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узган атна дәвамында балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре проблемалары буенча психолог тарафыннан шәхси һәм гаилә консультацияләре уздырылды. Ярдәм сорап күпбалалы гаиләләрдән һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән 8 кеше мөрәҗәгать итте. Бала белән өлкәннәр арасында элемтә урнаштыру кыенлыклары каралды, ата-аналарның балалар белән үзара мөнәсәбәтләрендә үз-үзләрен тотышларын бәяләү башкарылды.

14 октябрьдә «Йөклеләргә психологик ярдәм: аналыктан баш тарту турындагы карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы буенча «Тәрбия доктринасын сайлауны билгеләү» дигән төркемле дәрес узды. Чарада 11 йөкле хатын-кыз катнашты. Алар белән шулай ук «Атаның бала шәхесен тәрбияләүдәге роле» дигән интерактив тренинг үткәрелде. Барлык катнашучыларга да файдалы буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International