Лениногорск яшүсмерләренә мәдәни чараларга бушлай йөрү мөмкинлеге турында сөйләделәр

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

17 октябрьдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова 11 нче гимназия базасында «Татарстан Республикасында Циффрлаштыру елы: Пушкин картасы» дигән мәгълүмати акция үткәрде. Чарада балигъ булмаган балалар катнашты.

Акциянең максаты – яшүсмерләргә мәдәни чараларга бушлай йөрү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү. Социаль педагог укучыларны Пушкин картасы функциясе, аны тормышка ашыру кагыйдәләре һәм карта ияләренә ачыла торган мәдәни мөмкинлекләр белән таныштырды. Шулай ук балалар Пушкин картасы турында белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International