Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Светлана Шакирова социаль участокта авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен уен-навигатор уздырды.
Уенның максаты – җәмгыятьтә яшүсмерләрнең асоциаль тотышын диагностикалау һәм төзәтү, хокук бозуларны профилактикалау аша хокукый грамоталылыкны күтәрү.
Дәрес башында укучылар тормыш этапларын – уку, эш, гаилә кору, матди байлыклар һәм көндәлек тормышта еш очрый торган хәлләрне чагылдырган уен кыры белән таныштылар. Уенчылар тормыш ситуацияләрен җиңәр өчен мөмкин булган вариантларны табарга тырыштылар, мөстәкыйль карар кабул итәргә өйрәнделәр.
Белгеч уен эшчәнлеге процессында яшүсмернең шәхесенең эчке дөньясы ачыла, бу яшүсмерләр арасында хокук бозулар санын киметергә ярдәм итә дип саный.