«Асылташ» приютында Әтиләр көнен билгеләп үтәләр

2022 елның 14 октябре, җомга

13 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан әтиләрен кунакка чакырдылар һәм алар өчен бәйрәм программасы әзерләделәр.

Балалар әтиләргә багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Күңелле эстафета катнашучыларны берләштерде. Шулай ук социаль эш буенча белгечләр «Гаиләдә әтинең роле» дигән темага әңгәмә уздырдылар, ата-аналарны кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштылар. Балалар әтиләре белән буш вакытларын ничек үткәрүләре турында сөйләделәр.

Приют белгечләре әтиләргә «Бала тәрбияләүдә әтинең роле» дигән буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International